Бөек Ватан сугышының тынганына озакламый 70 ел була. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез ...
Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклап фронтка китәләр. Тылда калганнар да җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы китерә. Я ире, и я, и Витьан Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Мин бу сайтымны алар истәлегенә багышлыйм!
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз,
Илләр тынычлыгын, дөнья иминлеген
Бурычыбыз итеп тоябыз!
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
Ә.Исхак